Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәлем: «Төшке аш вакытында тешемне чистартмаганым искә төшә»

Җырчы Гүзәлем бала үстергәндә барлыкка килгән гадәтләре турында язган.

news_top_970_100
Гүзәлем: «Төшке аш вакытында тешемне чистартмаганым искә төшә»
Салават Камалетдинов

«Мин яшь әни. Тыныч кына йоклап китеп, иртән генә уянырга хыялланам. Төшке аш вакытында тешемне чистартмаганым искә төшә. 00.00 сәгатькә кадәр идән юам, үтүклим, җыештырам — хәзер бу гадәти хәл. Сәүдә үзәгендә бала арбасына әйберләр төяп, ә баланы кулга күтәреп йөрү дә гадәти хәлгә әйләнде. Иннек тешкә тигән, күз кырыйлары тушька буялган — менә шулай тиз генә бизәнәм. Бер сәгать буш вакыт булу — бәхет. Ютубтагы балалар җырларын яттан кабатлап йөрим. Мин бәхетле», дип язган Гүзәлем.

Яшь әниләр дә үзләре белән булган кызык хәлләрне уртаклашкан:

«Баланы Казаннан 50 чакрым яшәгән кайнанага кайтарам, кире Казанга маникюр ясатырга киләм һәм яңадан баланы алырга кайтам»;

«Иртәнге кофены кич эчеп бетерәм»;

«Сабынлы килеш душтан йөгереп чыга идем. Кая булса да бару теләге, симфоник оркестрга да риза идем;

«Чәчтарашханәгә бару командировкага тиң. Төнлә печенье белән чәй эчү дә бәхет»;

«Бәдрәфтә тыныч кына утырырга хыяллана идем»;

«Баланы күтәргән килеш колясканы да тибрәтәм»;

«Сабынлы килеш мунчадан йөгереп чыккан бар».

«Бер бала үстерү проблемамы шул тиклем! Хәзер бөтен шартлар бар, кул белән кер юмыйсыз, су ташымыйсыз. Авыл җирендэ хатыннар малын да карый, бакчасында да эшли"баласында карый. Ә сез зарланып утырасыз! Баланы проблема итеп язма. Гөнаһ», дип язган ханымга җавап бирүче дә табылган.

«Гүзәлнең бу язмасы зарлану түгел, әни булып декретта утыру чорының кичерешләре генә, ул аны рәхәтлек, куанычлы эшләр дип кенә кабул итә бит. Башкалар белән бүлешә. Башка кызлар да шатланышып үзара бүлешәләр генә дип уйлыйм, шундый кызык та, рәхәт тә бит бәләкәй кешенең кыланмышлары, аларны яратып, сөеп, сөенеп карыйбыз. Әйе, туздыралар, бездә малайлар (оныклар), алардан соң әйбер табып булмый, күпмене ваталар, планлаштырган эшне эшләп булмый..... Әмма алар шундый тәмле, рәхәт! Аннары үсеп китәләр дә, тәмле чаклары бетә», дип комментарий калдырган бер ханым.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Я молодая мама) ✔мечтаю спокойно уснуть и проснуться утром? ✔иногда в обед могу вспомнить, что не чистила зубы? ✔помыть полы, погладить, убраться в 00.00 - это сейчас нормально? ✔катать коляску со своими вещами в ТЦ, а ребенок на руках тоже нормально? ✔недорастушила тоналку на лице, помада на зубах, тушь опечаталась - это я так супер скоростно красилась и особо то не посмотрела на себя в конце? ✔Есть час свободного времени?? ехоу! ✔ты поешь наизусть все детские видео с ютуба? И Я СЧАСТЛИВА Добавляйте?...

Публикация от Guzelem (@guzelem_official)


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100