news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәлем шатлыклы хәбәр җиткерде

«Йөргән юлларымны хәерле итсә иде, Ходаем», — ди җырчы.

news_top
Гүзәлем шатлыклы хәбәр җиткерде
Рамил Гали

Гүзәлем шатлыклы хәбәр белән уртаклашты. Җырчы машина йөртү таныклыгы алган. Бу хакта ул үзенең инстаграм сәхифәсендә яза. 

Гүзәлем, правасын кулына тотып, видеога төшкән. «Ниһаять! Йөргән юлларымны хәерле итсә иде, Ходаем», — ди ул. 

«Хәзер машина сорарга кирәк була инде Салаваттан», — дип язган бер инстачы Гүзәлемгә. 

«Сорамас, ул үзе дә текә леди бит», — дип җавап кайтарган икенчесе.

Калган виртуаль дуслары Гүзәлемгә имин, сикәлтәсез юллар, светофорның гел яшел утлары гына очрап торуын теләгәннәр. 

Җырчының тормыш иптәше Салават Миннеханов Гүзәлемнең правага укуы турында сөйләгән иде. «Таныклык алгач, үзе нинди машина теләсә — шундыйны алып бирәм», — диде ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар