Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар 19 сәгать буе нәрсә өчен газапланганнар?

Җырчы яңа образда төшкән фотосын һәм клип төшерү процессыннан өзек куйган.

news_top_970_100
Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар 19 сәгать буе нәрсә өчен газапланганнар?
Владимир Васильев

Җырчы Гүзәлем ире Салават Миңнеханов белән яңа клип төшергәннәр. Анда Гүзәлем һинд хатын-кызлары кебек сари кигән, Салават та яңа образда. Инстачыларда клип зур кызыксыну уяткан. Тизрәк дәвамын күрәселәре килүен язганнар.

«Миндәге кием хәрәкәтне чикли. Әмма мондый образда оялчан, тыйнак, ягымлы булып күренәсең.

Безнең иҗат тарихында бу клипны төшерү процессы иң авыры булды. 19 сәгать ялсыз диярлек төшердек. Җитмәсә, мин бала имезә торган әни (сез мине аңладыгыз инде), баш авыртты. Әле аяк бармагы авырта, кечкенә генә операция булган иде. Бу газаплануларның нәтиҗәсе шәп булыр дип ышанам», - дип язган җырчы.

Гүзәлемнең виртуаль дуслары бу образын ошатканнар. «Бик шәп» дигәнне ишарәләүче смайликлар тезгәннәр, «сезгә килешә» кебек комментарийлар калдырганнар.

«Җырчының арганлыгы йөзенә чыккан», «Нигә 19 сәгать буе үзегезне газапларга, акчаның җитәсе юк бит», - дип язган инстачылар борчылып.

«Кызлар, чын татар киемнәре тегеп, шуларны киеп төшсәгез иде», - дип язучыга «Бу бит клип төшәр өчен киелгән киемнәр, аңлар-аңламас профессиональ тәнкыйтьчеләр кебек бәя биреп утырмыйк инде. Һаман шул элеккеге әбиләр киеме белән чагыштырмыйк. Элеккеге татар хатыннары һәм әбиләре киемнәрен беребез дә киеп йөрмибез. Барыбыз да заманча киенергә тырышабыз бит», - дип җавап язган берсе.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Как называется мой костюм? На самом деле очень сковывает движения, но в таком образе сама по себе становишься сдержанной, скромной, нежной❤ Сняли клип на дуэт с @salavat_minnikhanov? Это были самые тяжёлые съёмки для меня за всю историю творчества? 19 часов можно сказать без отдыха. В добавок у меня болел палец на ноге, не могла нормально ходить (была мини операция перед съемками?), ещё плюс я кормящая мама, ну вы поняли о чём я?, голова просто тупо болела, не понятно от чего. Я надеюсь всё это того стоило, и думаю получится супер крутой материал? Салават и съёмочная команда очень постарались, выложились на все 100 и при подготовке и при съёмках. Давно не было новинки, именно в дуэте? На фото мы с визажистом @dilyara.zamaltdinova, время 20.00, 3-я подправка макияжа? Ждёте?

Публикация от Guzelem (@guzelem_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100