Гүзәлем гөбәдия, коймак, кыстыбый, бәлеш дип җырлый
Җырчы милли ашлар турында яңа җыр әзерли.
Гүзәлем «Милли ашлар» дигән яңа җыр яздырган. «Яңа җыр яздырдык бүген. Тагын сезне биетәбез Аллаһ теләсә», — дип хәбәр итә ул сәхифәсендә.
«Әйдә хуш киләсез, түрдән үтегез,
Милли тәм-томнардан авыз итегез.
Гөбәдия, коймак, кыстыбый, бәлеш,
Өчпочмак, пәрәмәч, кабартма, өлеш.
Эх ашлары, ашлары, татар халык ашлары,
Тукаебыз әйтмешли, милли ризыклары», — дип җырлый ул.
Тамашачылар җырны «пешкән бу», — дип бәяләгән.