Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәлем балалар бакчасыннан кызын алырга соңга калган өчен тәрбиячегә акча түләгән

Җырчы 15 минутка соңга калган өчен 300 сум түләгән.

news_top_970_100
Гүзәлем балалар бакчасыннан кызын алырга соңга калган өчен тәрбиячегә акча түләгән
«Татар-информ» архивы

Гүзәлем белән Салават Миңнехановларның кызы Мәдинә шәхси балалар бакчасына йөри. Яңа ел алдыннан балалар бакчалары кичке сәгать бишкә кадәр генә эшләде. Гүзәлем бөкедә торып, кызы Мәдинәне алырга 15 минутка соңга калган. Җырчы бу хакта сторис куйган.

Ул 15 минутка соңга калган өчен 300 сум түләгән. «Мин саран кеше түгел, әмма күңелем кайтты. Шундый яхшы кәеф, бүләкләр белән килеп кердем», — дип сөйли ул.

Бактың исә, башка ата-аналарның да 10-15 минутка соңга калган өчен 300 сум штраф түләгәннәре бар икән. «Икенче юлы соңга калмаска яхшы була ул» дигән кебек шәхси балалар бакчасы ата-аналарны шулай тәрбияли икән.

«Мин беркайчан да махсус соңга калып йөрмим, андый очраклар була икән, ул шәһәрдәге бөкеләр аркасында. Балалар бакчасындагы барлык хезмәткәрләргә дә хөрмәт белән карыйм. Мин няняга бер сәгатькә 250 сум түлим. Әмма бу 300 сум белән арттырып җибәргәнсез. Күңелем кайтты», — дип язган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100