Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразованың яңа образын тәнкыйтьләгәннәр

Җырчының яңа күлмәген ошатучылар күп итеп комментарий калдырган.

news_top_970_100
Гүзәл Уразованың яңа образын тәнкыйтьләгәннәр
«Татар-информ» архивы

Гүзәл Уразова яңа күлмәген күрсәтте. Зәңгәр төстәге озын күлмәк бик матур, әмма кайберәүләргә артистның бер иң башы ачык булуы ошамаган.

«Затлы күлмәкнең ямен җибәргән, матур түгел. Син артист кына түгел, ә 4 бала әнисе», — дип язган бер инстачы.

Әмма күлмәкне ошатучылар күбрәк. Алар бик күп комментарий калдырган:

«Бигрәк килешә күлмәге, нинди яртысы ачык булсын, пәрәнҗә кигән кебек капланып бетәргәме? Яшь бит әле, олыларга килешеп бетми ул»,

«Дүрт бала түгел, 14 бала тапса да, ул — Гүзәл Уразова. Күлмәге бик килешле»;

«Күлмәгең - бомба»;

«Анламыйм, нәрсә булган бу күлмәккә? Бик килешле. Ун баласы булса да, ни тели - шуны кисен. Буй-сыны бик матур»;

«Искитмәле күлмәк»;

«Күлмәгең күз явын алырлык»;

«Күлмәгең бигрәк килешле».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100