Гүзәл Уразованың яңа макияжы: «Бу - таш курчак»
Җырчы инстадусларына яңа образдагы фотосын тәкъдим иткән.
Гүзәл Уразова инстадусларына яңа образдагы фотосын тәкъдим иткән. «Язылучыларым ике армиягә бүленеп, берләре матур, икенчеләре коточкыч, килешми дип беткәннәр. Нормаль бит инде?» - дип сораган җырчы.
Инстадуслары дөрестән дә ике армиягә бүленгән.
«Фотошоп рулит»,
«Мондый макияж бара»,
«Искиткеч матур»,
«Минем мәчегә охшаган»,
«Дженифер Лопеска охшаган»,
«Матур, бер сүз дә юк, әмма ясалма»,
«Үзең түгел, үзең матур, бу таш курчак»,
«Дөнья корганда яныңда курчак кебек хатының булсын. Измәгез хатыннарыгызны авыр эш эшләтеп, киендерегез башка ирләр борылып карарлык итеп»,
«Ирләргә курчак ошый шул, соры тычкан ошамый»,
«Син бизәнмәсәң дә бик матур бит инде. Бик күп сөрткәннәр кәнишне, артыгы белән»,
«Бер тонна косметика сыласаң, шундый буласың».