Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гүзәл Уразованың улын сөннәтләгәндә доганы син укыган, диләр»: Тямаев мулла булган?

Җырчының төркемендә биюче яшьләрнең никахы булган. Түбәтәйле Тямаевны инстачылар муллалыкка җибәрә.

news_top_970_100
«Гүзәл Уразованың улын сөннәтләгәндә доганы син укыган, диләр»: Тямаев мулла булган?
Салават Камалетдинов

Фирдүс Тямаевның биючеләре Азат белән Зарина кавышты. Җырчы аларның никахы турында концертында игълан итеп, Азатка кәләшне үбәргә рәсми рөхсәт биргән иде. Фирдүс яшьләрнең уртасына басып фотога төшкәннән соң, инстачылар Азат белән Заринага никахны да җырчы үзе укыган дип уйлаганнар. «Мулла булу килешә үзеңә», «Туганым, син җырчы, биюче генә түгел, мулла да була аласың икән», «Энекәш, син никахны үзең укыдыңмы әллә?» — дип язганнар. «Синең тәҗрибә бар икән. Гүзәл Уразованың малаен сөннәткә утыртканда доганы син укыган, диләр», — дип серләрне чишкән бер инстачы.

Инстачылар фотода Фирдүснең кулына игътибар иткәннәр. «Син, Фирдүс, бик борчыласың бугай, кулың калтырый», — дигән юморист Сирин Бәйрәмов. Ренат Галиәскәр: «Кулың оеган, әзи», — дип язган.

«Афәрин, үзеңнекеләрне беркемгә дә бирмә, барысын да башлы-күзле ит», «Яңа биюче эзли башла. Тиздән декретка таячак бу кызың», — дип тә комментарийлар калдырганнар.

Ә бер ханым гитарачы Фәезовның язмышы өчен борчылган. «Фәезовка да кызлар бармы командагызда?» — дип сораган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100