Гүзәл Уразованың улы нәрсәгә шатланган?
Самир, җәйге каникуллар башлануга сөенеп, «ура» кычкыра.
Җырчы Гүзәл Уразованың улы Самир өйгә бик сөенеп кайтып кергән. «Ура, минем каникуллар башланды», — дип шатлана ул.
«Котлыйм, улым. Самир 1 сыйныфны тәмамлады. Укытучыбыз Роза Рәшитовнага зур рәхмәт әйтәсебез килә. Укыткан, үз баласы кебек күргән өчен», — ди Гүзәл.
Җырчы Самирның Роза Рәшитовнага эләккәч, бик тырышып укый башлавы турында язган. Самирга башта укып китүе авыр булган, ә хәзер гел «4», «5» билгеләренә өлгереп бара икән.
Инстачылар Самирга каникулларының күңелле үтүен тели. «Тач әтисе малае булган икән бу»;
«Шундый чибәр, акыллы, күз тимәсен. Сез Илдар белән үзегезгә тартып торасыз, балаларыгыз да үзегезгә ошаган»;
«Җәй көне үзенә көч туплап, нык, таза булып, әти-әнисен куандырып, игелекле, инсафлы бала булып үссен»;
«Күздән яшьләр килә, безнең оныклар да шулай шатлана бит», — дигәннәр.
«1 сыйныфта билге куймыйлар бит. „4“, „5“ ле билгеләренә укый дигән буласың», — дип берсе әче теллеләнгән.