Гүзәл Уразованың улы иптәшкә энекәш сорый, ә Гүзәл нәрсә ди?
Гүзәл Уразованың улы иптәшкә энекәш сорый, ә Гүзәл нәрсә ди?
Җырчы Гүзәл Уразова алдына кечкенә малай утыртып төшкән видео куйган. Гүзәл баланы киендерә, кулына күтәреп йөртә, урамга алып чыга, уйната. Ә үз улы Самир ярдәм итеп тора.
Бу атнада безгә кунак малае килде, аның белән мәш килдек. Тик хәзер Самир иптәшкә энекәш сорый, понимаете-ли, самокатта берүзенә йөрергә күңелсез икән.
"Кемгә тәҗрибәле няня кирәк?
Бу атнада безгә кунак малае килде, аның белән мәш килдек. Тик хәзер Самир иптәшкә энекәш сорый, понимаете-ли, самокатта берүзенә йөрергә күңелсез икән.
- Каян алыйк без аны? - дип сорагач, бәлки, уенчыклар кибетендә саталардыр, карыйк әле, ди", - дип язган Гүзәл.
"Томскида килегез, мин сезне кунак та итәр идем, ике малаемны да каратыр идем. Фитнес гарантиялим", - дип язган Гүзәлгә бер язылучысы.
"Гүзәл, карап торам, бәбәй озакламый булыр ул сездә", - дип язган берсе.
"Бигрәк килешеп тора, дүртенчесе кирәктер", - дип теләп язалар Гүзәлгә.