Гүзәл Уразованың әти-әниләр турында яңа җыры чыкты
Җырчы әти-әнисе белән балачакта төшкән фотоларын җыеп видео ясаган.
Гүзәл Уразова тамашачыларына «Рәхмәт әти-әни» дигән җырын тәкъдим итте.
«Сезнең фикерләрне көтеп калам. Ә хәзер барыгыз да әти-әниегезнең исемнәрен язып, зур рәхмәт әйтегез һәм шушы җыр белән уртаклашыгыз. Йөрәктән чыгып әйтелгән бер рәхмәт мең бәләдән коткара, диләр. Сау-сәламәт булсыннар әле. Әти-әни исән чагында без балалар», — дип язган җырчы.
Инстачылар җырны ошаткан. Гүзәл Уразованың әти-әнисе турында күбрәк белергә теләүләре турында язганнар.
Татарстанның атказанган артисты яңа җырның авторларын күрсәтергә оныткан.
⠀