news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразованың әнисе «күршегә чыгып китә алмаган» кабаклардан ботка пешерә

Дүртенче тапкыр әни булырга җыенучы Гүзәл Уразова елый-елый суган турый.

news_top
Гүзәл Уразованың әнисе «күршегә чыгып китә алмаган» кабаклардан ботка пешерә
Салават Камалетдинов

Гүзәл Уразова инстаграмдагы сәхифәсенә әнисе белән ашарга пешергән видеоны куйды. Алар кабак боткасы пешерә.

«Бүген мин „кысылучы“ булып кына эшлим. Әни безнең яраткан кабак боткасын пешерә. Рецепты бик ансат, ләкин бик тәмле», — дип яза Гүзәл.

Ул үзе елый-елый суган турый. 

Ботка өчен ике стакан дөге, 500 грамм кабак, суган, 50 грамм атланмай, су, тәменчә шикәр һәм тоз кирәк.

Әниле-кызлы алар суганны һәм кабакны шакмаклап турап, дөгене бүрттермичә — барысын бергә салып пешерә.

Инстачылар кабак боткасының тәмлелеген сөйлиләр, мактау сүзләре язалар. Гүзәлне суган турарга «өйрәтүче»дә бар. «Пычакның озынрагын алсагыз, җайлырак булыр», «кире ягы белән тоткан», «өйдә ир-ат юк ахрысы, пычагың үтми», диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар