Гүзәл Уразованың кызы Зөлфия Минһаҗева җырын башкарып, беренче урын алган!
Татарстанның атказанаган артисты Гүзәл Уразованың кызы Камилә Венера Ганеева оештырган "Сандугач - Соловей" конкурсында җырчы Зөлфия Минһаҗеваның җырын башкарып беренче урынга лаек булган. Бу хакта Гүзәл Уразова Инстаграм битендә хәбәр иткән.

"Винера Ганиева исемендәге халыкара вокалистлар "Сандугач - Соловей" исемле конкурсы бара. Камиләгә 6 яшь, бу аның беренче конкурсы. Җыр укытучысы әлегә юк. Балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлия Бариевнага зур рәхмәт! Кем белә, бәлки, җырлый алса, киләчәктә Винера Ахатовна үзенең классына алыр. Бик борчылам аның өчен. Үзем дә янында була алмадым. Чаллыда булырга туры килде. Хәтерегездә булса, Зөлфия Минһаҗева башкарган җыр!" - дип язган иде Гүзәл Уразова башта.
Соңыннан шатлыклы хәбәр белән дә уртаклашты: "Камилла беренче урын алды! Котлыйм, балакаем, беренче конкурсның, беренче җиңүең белән! Камиләне конкурска әзерләгән Гөлия Бариевнага, балалар бакчасы мөдире Рита Харисовнага, бу конкурсны оештыручы Винера Ахатовнага зур рәхмәт! Балалар өчен зур имтихан, киләчәк тормышларында зур этәргеч булсын!" - дип язган Гүзәл Уразова.
"И, Машалла, күзләр тимәсен сабыйга", "алма агачыннан ерак төшми, афәрин, Камилюшка", "Сәхнәдә хәзердән үк үзен иркен тотарга өйрәнә икән, ИншәАллаһ, җырчы булыр. Ак юллар, балакай! Бәхетле була күр", "бу бала әти-әнисе кебек алга китәр, Камилюшкага унышлар телик!" - дип язганнар Гүзәлне инстаграмда карап баручылар.