news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразованың дүртенче баласы - кызы туган

Бу турыда җырчы Инстаграмда үз сәхифәсендә хәбәр итте.

news_top
Гүзәл Уразованың дүртенче баласы - кызы туган
https://www.instagram.com/guzelurazova/

Бүген, 14 февральдә, Гашыйклар көнендә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның дүртенче балалары — кызлары туган. Бу турыда җырчы Инстаграмда үз сәхифәсендә хәбәр итте.

Гүзәл Уразова яңа туган сабыен тотып төшкән фото куйган һәм «Бүген безнең озак көткән кызыбыз туды. Балакаем, бәхетле, озын гомерле бул. Ходайга рәхмәт безгә шундый зур бәхет биргәне өчен», дип язган.

Баланың буе - 55 см, авырлыгы 3770 грамм булган.

Иҗади гаиләне 5 меңгә якын инстачы котларга һәм изге теләкләр язарга өлгергән инде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар