Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразовага ире зур бүләк ясаган

«Сиңа формага кайтырга кирәк булачак бит инде», — дигән җырчыга ире Илдар Хәкимов.

news_top_970_100
Гүзәл Уразовага ире зур бүләк ясаган
Владимир Васильев

Җырчы Гүзәл Уразовага ире Илдар Хәкимов зур бүләк ясаган — спорт белән шөгыльләнү өчен эллипс тренажеры бүләк иткән. «Әкрен генә йөрергә куша. Тазарып китәр дип курка шикелле. Бик уңайлы нәрсә икән эллипс. Фитнес-центрларда гына йөргәнем бар иде», — дигән Гүзәл Уразова. 

Эллипсны әйләндергән видеосын җырчы инстаграм сәхифәсенә урнаштырган. «Балконнан спортзал ясалды инде монда», — ди ул. Кадр артында иренең тавышы да ишетелеп тора. «Әлегә ипләп кенә, соңрак яхшылап шөгыльләнерсең. Формага киләсең була бит инде», — дигән Илдар Хәкимов.

«Гүзәл жаным, минем кебек иртәнге өчтә торып, 1,5 сәгать җәяү барганнан соң, 1,5 cәгать поезд белән эшкә йөрсәң, мондый тренажерның кирәге юк», «Кием эләргә шәп нәрсә», «Дүшәмбедән чаба башлыйм дип биш ел торды, аннары авитога куеп саттым», — дип комментарийлар калдырганнар инстачылар.

«Гүзәл, бик мавыгып китә күрмә. Аллам сакласын, көчкә килмәгәе. Сине ябыктырам дип, үзен кайгырта (ирләрне әйтәм), үзеңне сакла», «Вакытсыз бәбиләвең бар. Бәби тапкач йөгерерсең», — дип борчылган Гүзәлнең берничә инстадусты.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100