Гүзәл Уразовага инстачылар: «Ипиең кабармаган бит»
Җырчы Гүзәл Уразова каенанасы белән ипи пешергәнен инстаграм сәхифәсенә урнаштырган.
«Авыл ипие ашыйсы килеп китте әле. Мичтә булмаса да, әни белән бергәләп, духовкага ипи салдык. Әйткәнем бар иде инде каенанама әни дип дәшкәнемне. Әни дә миңа: „И, балакаем, син минем күптән көткән кызым булдың инде. Өч малай үстердем, гел кыз тели идем, Ходай Тәгаләгә рәхмәт синең өчен“, - дип әйтә», — дип язган ул.
Гүзәл Уразова белән әнисе гөрләшә-гөрләшә ипине пешерергә куялар. Аннары җырчы, әнисенә чәй куя торырга кушып, чыгып китә.
Видео җырчының инстадусларында матур тәэсирләр калдырган. «Мин дә каенанама әни дип дәшәм», «Без дә, колмактан баш ясап, ипине үзебез пешерәбез, «Бәләкәй вакытлар искә төшеп китте», «Мин дә киленемә балам диям», — кебек бик күп комментарийлар язганнар җырчының виртуаль дуслары.
Усал телле инстачылар Гүзәл Уразованың камыры начар кабарганны күреп алганнар. «Ипиең кабармаган бит», «Бездә калайдан өска күтәрелеп чыккач кына духовкага куялар», — дип язганнар алар. «Килен каенанага чәй куярга кушып китте», «Болай каенанага әмер бирсәң, бетте баш», — дип тә өстәгәннәр кайберләре.