news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразовага инстачы: «Илдар сезне ярата, ә сез…»

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов Гашыйклар көненә инде бер көн алдан ук әзерләнеп куйганнар. Гүзәл инстаграмында бик матур романтик видео урнаштырган.

news_top
Гүзәл Уразовага инстачы: «Илдар сезне ярата, ә сез…»
https://www.instagram.com/guzelurazova/

Ике дистә елга якын бергә булуларына да, дүрт бала тәрбияләп үстерүләренә дә карамастан, Гүзәл белән Илдар бүген дә бер-берсенә яшүсмерләрдәй гашыйк. Моның шулай булуы әллә кайдан күренеп, сизелеп тора. Видеода Илдар зур тартманың капкачын ача, аннан шарлар белән бергә Гүзәл килеп чыга. Алар кочаклашалар, көлешәләр…

Гүзәл үзе бу видео астына: «Безнең мәхәббәт көне башланды. Сезнеңчә мәхәббәт өч ел гынамы ул?» — дип язып куйган.

«Кырык ел, Аллага шөкер!»,

«Беренче хыянәткә кадәр инде»,

«Чын мәхәббәт гомерлек»,

«Афәрин, кеше сокланырлык итеп яши дә, ярата да, җырлый да беләсез!»

«Илдарның сезне яратуы нык, ә сез һаман яратуыгызны күрсәтергә ояласыз. Хатын-кыз шулай булырга тиештер ул»,

«Күзләр тимәсен сезгә, балалар. Мәхәббәтегезнең уты сүнмәсен!»

«Сезгә карап, чын мәхәббәт барлыгына ышанам», — кебек комментарийлар калдырганнар җырчының виртуаль дуслары.

Сүз уңаеннан, 14 февраль — Гүзәл белән Илдар өчен икеләтә бәйрәм: бу көнне аларның бәләкәчләре Ариананың туган көне дә. Аңа быел бер яшь тулган! 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар