Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразовага Илдарны урларга тәкъдим иткәннәр

6 августта өйләнешкәнебезгә 15 ел, дип язган Гүзәл.

news_top_970_100
Гүзәл Уразовага Илдарны урларга тәкъдим иткәннәр
Гүзәл Уразова инстаграмында киңәш сорап язган. "Тиздән, 6 августта, өйләнешүебезгә 15 ел була. Илдар бүген миннән сорый: "Нишлибез, ничек үткәрәбез?" ди. Бәлки сез киңәш итәрсез, кайда ничек уздырырга микән?" - дип сорый Гүзәл.

Инстаграмчыларның кайсы нәрсә тәкъдим итә. Бу көнне гаилә белән купшы итеп уздырыгыз диючеләр дә бар, иң яхшысы - бу көнне Коръән ашы үткәрегез, дип тә язалар. Әмма иң оригиналь киңәш - Илдарны урларга тәкъдим итү. Гүзәлнең бер инстадусты үз мисалын язган: "Мин иремнең күзен бәйләдем дә, таксига утыртып урлап киттем. Таксист - пеләш башлы бер абый, юлны махсус чуалтыр өчен бер урынны кат-кат әйләнде. Ирем куркып бетте. Кая барганын да белмәде. Ә без яхт клубка килдек һәм романтик кич уздырдык".

Гүзәлне дә, башкаларны да бу мисал кызыксындырган. "Ә ничек урладыгыз?", "Утырттыгыз да, алып киттегезме?"  - дип аптырап язучылар бар.

Ахырдан Гүзәл дә: "Вариантлар күп икән, кич сайлармын", дип язган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100