Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразовадан «Ялкау пицца» рецепты

Җырчы бу ризыкка исем уйларга виртуаль дусларына калдырган.

news_top_970_100
Гүзәл Уразовадан «Ялкау пицца» рецепты
архив

Ингредиентлар: түгәрәк ләвәш, майонез, кетчуп, колбаса, тозлы кыяр, помидор, сыр, йомырка һәм көнҗет орлыгы.

Ләвәшнең чирек өлешенә кисем ясарга. Кетчуп һәм майонез ягарга. Ләвәшне дүрт өлешкә «бүлеп» бер өлешенә колбаса, икенчесенә боҗралап туралган кыяр, аннары помидор, соңыннан сыр төзәргә.

Шулай итеп киселгән җирендә почмаклап өсте-өстенә салып өчпочмак ясарга.

Йомыркага көнҗет орлыгы салып болгатырга һәм пиццага сыларга.

200 градуска кадәр кызган духовкада 15-20 минут пешерергә.

Җырчының виртуаль дуслары бу ризыкка «Сораматык», «Ата ялкау пиццасы», «Квартет», «Киш-миш», Кыстырма» «Тяп-ляп» һ.б. исемнәр тәкъдим иткән. Ингредиентлары пиццаныкы, ә камыры ләвәш булгач без «Ялкау пицца» исемен сайлап алдык.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100