Гүзәл Уразовадан сырники рецепты
Җырчы Гүзәл Уразова Инстаграмда сырник рецептын язган. Сез дә пешереп карагыз әле.
Сырник өчен: 1 кап майсыз, таралучан эремчек, 1 йомырка, 2 бал кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы он, йөзем.
Ингредиентларны бергә кушарга һәм яхшылап болгатырга. Майланган табага салып ике ягын да яхшылап кыздырырга.
"Кызган ризыклар ашамыйсыз икән, духовкада пешерә аласыз", - дип киңәш бирә җырчы.
Табынга каймак яки кайнатма, җиләкләр белән бизәп бирергә.