Гүзәл Уразовадан мунча ташы сорыйлар
Җырчы гаиләсе белән туган ягында кунакта видео төшергән.
![Гүзәл Уразовадан мунча ташы сорыйлар](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2020/7/29/6ebeaf9123257512b35ed4d536444c5f9e27555f780112ee5c4a8eb378e4.jpg)
Гүзәл Уразова гаиләсе белән туган ягы Бардага әти-әнисе янына кунакка кайткан. Ул видеода туган йортын, бакчаларын, әнисен һәм әти-әнисе ясаган фонтанны күрсәтте. Фонтан янында ук чия үсеп утыра. Җырчы «чияле фонтан» дип исем дә бирде. «Фонтан кырыйларында мунча ташымы? — дип шаярта видео төшерүче ире Илдар Хәкимов.
«Бик бәхетле сез, Гүзәл!», «Әти-әни кочагына кайту - нинди бәхет», — дип комментарий калдырган инстачылар.
Җырчының виртуаль дусларын мунча ташы кызыксындырган:
«Фонтанның эченә дә матур ташлар тезәргә кирәк»;
«Бер-ике чиләк мунча ташы алып кайт әле, анда күп икән»;
«Гүзәлкәем, зинһар өчен, Бардадан кайтканда безнең авыл аша узыгыз әле. Биш чиләк мунча ташы алып килегез әле, мунчага таш табып булмый. Бензин хакы акланачак, ташны сатып алабыз», — дип комментарий язганнар.