news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразовадан җиләкле пирог рецепты

Эчлек өчен виктория, җир җиләге, кура җиләге һ.б. кулланырга мөмкин.

news_top
Гүзәл Уразовадан җиләкле пирог рецепты
https://www.instagram.com/guzelurazova/

Җырчы Гүзәл Уразова җиләкле пирог рецептын тәкъдим итә.

Камыр өчен: 200 грамм атланмай, 100 грамм шикәр комы, 2 йомырка, 2 бал кашыгы көпшәкләндергеч, 300 грамм он.

Эчлеккә бакча җиләге (үзегез яраткан җиләкне сайларга мөмкин) кирәк булачак.

Табаны майларга, әзер камырны табага кул белән җәяргә, җиләкне салырга һәм 30-35 минутка духовкага куярга.

Пирогның өстенә салу өчен 3 аш кашыгы кибет каймагына 3 аш кашыгы шикәр комы салабыз һәм яхшылап болгатабыз.

Әзер пирог өстенә каймакны салырга һәм 1-2 сәгатькә калдырырга (духовкага куярга кирәкми).



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар