Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразовадан «Ханума» рецепты

«Ханума» — Урта Азия халыклары ризыгы.

news_top_970_100
Гүзәл Уразовадан «Ханума» рецепты
"Татар-информ" архивы

«Ханума» өчен: камыр, ит, бәрәңге, суган, тоз, тәмләткечләр (зира).

Камыр су, он, тоз салып кына әзерләнә. Камырдан нечкә итеп җәймә ясарга.

Эчлеккә вак итеп туралган бәрәңге һәм ит (фарш яки туралган ит), суган, тоз һәм зира салырга кирәк.

Камырга эчлекне тигез итеп җәяргә һәм рулет итеп төрергә.

«Ханума»ны мантоваркада пешерергә. Өстәлгә биргәндә атланмай белән майласагыз тагын да тәмлерәк булачак.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100