Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразовадан «Фортепиано» салаты рецепты

Бу катлы салат, бер ягы биегрәк булырга тиеш.

news_top_970_100
Гүзәл Уразовадан «Фортепиано» салаты рецепты
"Татар-информ" архивы

Салат өчен: пешкән тавык ите, шампиньон гөмбәсе, кыяр, йомырка, каты сыр, майонез, бизәү өчен — зәйтүн җимеше, помидор.

Эш барышы: тавык итен вак итеп турарга һәм тәлинкәгә җәяргә, бер ягы биегрәк булырга тиеш, кыздырылган гөмбә салырга, майонез ягарга. Аннары угычтан уылган кыяр, майонез, йомырка, каты сыр уып салырга, майонез ягарга.

Сырны телемләп тә кисәргә кирәк, ул фортепиано телләре булачак, зәйтүн җимешен дә шунда ук тезәргә. Салатны помидор белән бизәп бетерергә.

«Карап торырга бик җиңел салат кебек тоелса да, бер сәгать ясадым. Бик кадерле кунаклар өчен генә ясарсыз инде», — диде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100