news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразовадан диетик хачапури рецепты

Хачапури уртасындагы йомырканың сарысы пешеп бетәргә тиеш түгел.

news_top
Гүзәл Уразовадан диетик хачапури рецепты
«Татар-информ» архивы

Хачапури өчен: 100 грамм эремчек, 80 грамм дөге оны, 1 йомырка, 35 грамм сыр, бер чеметем тоз, камырны майлау өчен — бер йомырка сарысы.

Эш барышы: эремчек, йомырка, он һәм тозны бергә салып болгатырга.

Табага пергамент кәгазе җәяргә һәм массаны көймә итеп формалаштырырга. 180 градуска кадәр кызган духовкада 10 минут пешерергә.⠀

«Көймәләр»не духовкадан алырга, сыр өстәргә һәм 5 минутка духовкага куярга.

Соңыннан бер йомырка сытарга һәм «көймә»нең кырыйларын йомырка сарысы белән майларга һәм 5-7 минутка духовкага куярга. Йомырка сарысы пешеп бетмәскә тиеш.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар