Гүзәл Уразовадан чизкейк рецепты
Җырчы Гүзәл Уразова Инстаграмда чизкейк рецептын куйган, сезгә дә тәкъдим итәбез.
Чизкейк нигезе өчен: 250-300 грамм печенье («Юбилейное»), 80-100 грамм атланмай.
Эчлек өчен: 400 грамм эремчекле сыр ("Рикотта"), 400 грамм йогырт, 4 йомырка, 200 грамм шикәр комы (100 грамм шикәр комы да җитә, әгәр йогырт баллы булмаса күбрәк салырга), 1 аш кашыгы он.
Чизкейк кызармасын, ә ак булсын өчен аны акрын утта - "су мунчасы"нда 1,5-2 сәгать пешерергә.
Чизкейк әзер булгач, аны 2-12 сәгать суыткычта тотарга кирәк. Аннары үзегез теләгәнчә бизи аласыз.
"Өстәлләрегез мул, ашларыгыз тәмле булсын!", - дигән җырчы инстадусларына.