news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова үзенә "иң простой" сәпит алган

Гүзәл Уразова үзенә "иң простой" сәпит алган

news_top
Гүзәл Уразова үзенә "иң простой" сәпит алган
Гүзәл Уразова инстаграмына кызык видео куйган. Ул кибет буйлап сәпиттә җилдерә. 

"Сәпит алдым әле үземә. Ошыймы? Самый просто, самый надежный, - дия-дия сәпитне мактый. - Бер цепь, бер катофот, бер тизлек. Тагын нәрсә кирәк".

"Менә монысын карале син, монысын", - дип ишарәли Илдар Хәкимов сәпит кыңгыравына. Җырчы пар чиратлашып кыңгырауны чыңлатып ала.

Гүзәлнең инстадашлары аны берничә тизлекле сәпит алырга өнди: "Тауга менә башлагач скоростьлы сәпит искә төшә ул", - дип язалар аңа.

Шунысы да кызык - кибеттә Гүзәлдән башка беркем юк кебек. "Сез килгәч халыкны куып чыгардылар әллә?" - дип язалар аңа. "Юк, без ябылырга 10 минут кала килдек", - ди Уразова.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар