Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова ярдәм сорый…

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның олы кызлары Эллария бу уку елында мәктәпне тәмамлый. Әти-әни баласының киләчәге өчен борчыла башлаган.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова ярдәм сорый…
"Татар-информ" архивы

«Хәерле иртә инстадусларым һәм дус булмаганнарым! Нигә алай дим, чөнки статистика буенча минем язмаларны илле процентка якыны язылмыйча гына кереп карый…

Ниһаять, кыш килергә җыена ахыры. Тышта суытты. 2021 ел ахырына якынлашып килә. Киләсе 2022 ел саннары кебек матур һәм барыбыз өчен дә уңышлы булсын иде.

Эллари 11 сыйныфны тәмамлап югыры уку йортына керергә әзерләнә. Ләкин бу үзгәрүчән дөньяда киләчәктә перспектив һәм күңелгә ятышлы һөнәрне сайлавы да авырлаша. Әлегә үзе дә, без дә кайда барырга икәнне төгәл генә белмибез. Сез ничек уйлыйсыз: бүген-иртәгә, киләчәктә нинди һөнәр ияләре кирәкле булачак? Элларига ни киңәш итәр идегез?» — дип сораган Гүзәл.

Җырчының инстадуслары киңәшләрне бер дә кызганмаган. Элларияне кем итеп кенә күзалламаганнар анда. Миңа калса, комментарийларны укып чыкканнан соң, Гүзәлнең дә, Илдарның да, баланың да фикерләре тәмам чуалып беткәндер. Менә нинди һөнәр ияләрен киңәш иткән виртуаль дуслар:

«Юридик белем алса, аңа килешәчәк. Ул бит сезнең җитди»,

«Эллария тыныч холыклы күренә. Минемчә, ул бик сабыр. Психолог һөнәрен сайласа, яхшы булачак. Кеше серен саклый белүе фотодан ук күренеп тора»,

«Президент каршындагы дәүләт академиясе, мәсәлән. Берәр түрә булып чыгар…»

«Ул бик ягымлы, матур балалар табибы булыр иде, минемчә»,

«Медицина буенча китсен! Бүгенге көндә иң кирәкле һөнәр ияләре — алар…»

«Перспектива дип теләмәгән җиргә барып булмый. Үзенә кызыклы өлкәне сайласын. Икеләнә, шикләнә икән, психологлар аңа ярдәмгә килә ала»,

«Балалар белән эшләү ошаса, укытучы булсын»,

«Теш табибы!»

«Киңәш шул: әлегә ул минем улым белән дуслашсын, аннары карарбыз. Илдар дус белән сөйләшербез. Нинди һөнәр сайласа да, яхшы кеше булсын!» 

«Йөрәк белән сайласын. Бик сөйкемле кыз. Кайда гына барса да, аның барысы да килеп чыгачак. Иң мөһиме, бәхетле булсын. Уңышлар аңа, ” — дигәннәр.

«Иң әйбәт һөнәр, хәлдән килгәне, күңелгә ятканы. Эллария матур җырлый, анарда талант», — дип язучыга исә Гүзәл: «Үзе өчен генә җырлауны ул хуплый, ләкин һөнәр буларак карамый», — дип җавап биргән.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100