Җырчы Гүзәл Уразова өендә оранжерея оештырырга тели икән. Шул оранжерея урнашачак бүлмә буйлап йөреп, "Яран гөл" җырын көйли.
"Элек тәрәз саен яран гөл бар иде. Кемдә үсенсесе бар?" - дип сорый ул.
Гүзәлнең язылучылары үсентеләр тәкъдим итә. "Яран гөлнең җиде төрлесе бар, миндә бишесе. Үсентене ничек биреп була", - дип язалар аңа.
Бер инстадашы Гүзәлнең күлмәгенә күз төшергән. Күлмәге бүлмәдәге кирпеч белән бер төстә икән. "Интерьерга туры китереп кидең әллә?" - дип сорый ул Гүзәлдән.