Гүзәл Уразова варенье белән тозлы кыяр ашый башлаган?
Җырчы инстаграмда үзе турында фактлар язган. Араларында сәерләре дә бар.
«Бу минем турындагы фактлар. Шушыларның кайсы өчесе дөрес түгел? Гүзәл…
Лимонлы чәй яратмый.
Бер аягында басып торырга ярата.
Бик арыса, гырлый.
Мунчаны ике тапкыр керергә ярата.
Йөгергәндә хәле бетә.
Казанга журналист булырга килә.
Кино караганда йоклап китә.
Уйлый башласа, башын кашый.
Кайнар чәйгә гел салкын су салып эчә.
Варенье белән тозлы кыяр ашый.
Идән юарга ярата.
Өч югары белеме бар», — дип санап чыккан җырчы.
Гүзәлгә төрле җаваплар белән бик күп комментарийлар килгән. Нәтиҗәдә, дөрес түгел фактларны берничә көннән соң Гүзәл үзе сторисларында күрсәткән. Бактың исә, Гүзәл, киресенчә, лимонлы чәйне нык ярата, бик арыса да, гырламый һәм, әлбәттә инде, вареньега манчып тозлы кыяр ашамый икән.