Гүзәл Уразова ваннада яткан фотосын күрсәтте
Җырчы ун ел узгач иренең хаклы булуын аңлавы турында язган.
Гүзәл Уразова ваннада яткан фотосын куйган һәм «рәхәтләндем» дип язган.
«Илдар белән фатирда ремонт ясаганда мин джакузи куярга тәкъдим иттем. Әмма ул каршы килде, кешеләр джакузига караганда душка 100 тапкыр күбрәк керүләрен дәлил итеп куйды.
Ун ел узгач мин аның йөз тапкыр түгел, ә мең тапкыр хаклы булуын аңладым. Мин монда өченче тапкыр гына әле. Әллә вакыт, әллә теләк җитми. Сода яки диңгез тозы салынган кайнар ванна арганны бетерә. Аннары балалар белән ваннадан башка булмый», — дип язган җырчы.
Инстачылар җырчының һәм баланың сәламәтлеге өчен борчылган. Бер өлеше «көмәнле килеш кайнар ваннада ятарга ярамый» дисә, икенчеләре «бераз ятарга ярый», дип тынычландырган.
Җырчының виртуаль дуслары арасында кайнар ванна керергә, ваннада озаклап ятарга яратучылар шактый булып чыккан.