Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: «Уңыш һәм бәхет җиңел бирелми»

Җырчы уңышның кешегә авырлыклар, зур эш, күз яшьләре, йокысыз төннәр аша килүе турында әйтә. 

news_top_970_100
Гүзәл Уразова: «Уңыш һәм бәхет җиңел бирелми»
Салават Камалетдинов

Җырчы Гүзәл Уразова инстаграм сәхифәсенә пост урнаштырган. 

«Балачак. Кичен әти мичкә утын яга. Әни: «Балакем, йокларга ят, иртәгә укырга, йокың туймас», — дип урын җәя. Мин яткач, бик озак йоклый алмый ятам. Кем булыйм икән мин үскәч? Кем булсам да зур, хөрмәткә лаек кеше булырга тиеш мин дип уйлый идем. Ә нишләргә соң аның өчен авылда туып үскән гади кыз балага? Әлбәттә, тырыш булырга. Шул вакыттан ук «тырышкан табар — ташка кадак кагар» дигән тормыш девизы минем канга сеңде. Шундый уйлар белән йоклап китәм. Ә иртән, инде шактый суынган өйдә уянып, мәктәпкә барам…

Гимназиядә уку белән беррәттән, мин паралель рәвештә 7 ел музыка мәктәбендә белем алдым. Казан педагогия университетының музыка факультетын тәмамладым. Аннан тыш, Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамладым. Казанның Президент каршында кадрлар әзерли торган институтын кызыл диплом белән бетердем. Хәзерге вакытта кандидат диссертациясе якларга теләгем бар. 

Барлык укучыларга төпле белем алуларын телим. Уңыш дигән айсбергның күренеп торган өлешенең астында авырлык, зур эш, күз яшьләре, йокысыз төннәр, үзеңне күп әйберләрдән мәхрүм итү тора. Карап торырга җиңел булса да, уңыш һәм бәхет җиңел бирелми. Бу бик зур хезмәт», — дип язган ул. 

Инстачылар Гүзәлнең булдыклылыгына сокланганнар. 

«Син безнең горурлыгыбыз. Бик зур тырышлык, үҗәтлек, ихтыяр көче. Көчле булганда гына шундый зур унышларга ирешеп була. Бар яктан да уңган, булган, үзең чибәр, зәвыклы, күркәм, мөлаем безнең горур татар кызыбыз»;

«Чибәрлек кенә түгел, акылны да мул биргән Ходай Тәгалә. Фикерләрең дөньяны бик күп күргән олы кешеләрнеке кебек»;

«Бик тырыш, хөрмәткә лаеклы ханым», — дип язалар алар Гүзәл турында.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Балачак, кичен Әти мичкә утын яга. Әни, балакем йокларга ят, иртәгэ укырга, йокың туймас дип урын җәя. Мин яткач бик озак йоклый алмый ятам. Кем булыйм икән мин үскәч? Кем булсамда зур , хөрмәткә лаек кеше булырга тиеш мин дип уйлый идем. Ә нишләргә соң аның өчен авылда туып үскән гади кыз балага? Әлбәттә тырыш булырга. Шул вакыттан ук "Тырышкан табар - ташка кадак кагар" дигән тормыш девизы минем канга сеңде. Шундый уйлар белән йоклап китәм. Ә иртән инде шактый суынган өйдә уянып мәктәпкә барам ... 11 ел гимназия белән бер рәттән мин паралель рәвештә 7 ел музыкаль мәктәптә укыдым. Казанга килгәч Педагогик Университетнын музыка факультетын тәмамладым. Аннан тыш МГУ ның экономик факультетын тәмамладым, һәм Казанның президент каршында кадрлар әзерли торган институтын кызыл диплом белән тәмамладым. Хәзерге вакытта кандидатский якларга теләгем бар. Барлык укычыларга төпле белем алуларын телим. Уңыш дигән айсбергның күренеп торган өлешенең астында : Авырлык,зур эш, күз яшьләре, йокысыз төннәр, узеңне мәхрүм итү һәм башка авырлыклар тора. Карап торуга җиңел булса да уңыш һәм бәхет җиңел бирелми. Бу биииик зур хезмәт. #гузельуразова #кремлевскийконцерт #мотивация #бытьпервым #учебныйгод #учеба #знания

Публикация от Гузель Уразова певица (@guzelurazova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100