Гүзәл Уразова Татарстанның халык артисты исемен алганмы?
Татар эстрадасы җырчысы Гүзәл Уразовага Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелгән дигән хәбәр чыкты. Әмма җырчы үзе берни дә язмаган.
![Гүзәл Уразова Татарстанның халык артисты исемен алганмы?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2019/4/6/c8748f98be1893c02019d501760340be6111e37f5744818675f609d8d6a8.jpg)
Күңелле һәм күптән көтелгән хәбәр: затлы, моңлы, дәрәҗәле, яраткан җырчыбыз Гүзәл Уразовага "Татарстанның халык артисты " дигән мактаулы исем бирелде. Котлыйбыз! Гүзәл моңа күптән, бик күптәннән лаек! Игелеген күрергә язсын!" - диелгән иде Рифат Фәттаховның постында.