Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова тәҗрибәле бакчачылардан киңәш сорый

Җырчы ире утырткан алмагачтан алма авыз итеп караган видеосын куйган.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова тәҗрибәле бакчачылардан киңәш сорый
Салават Камалетдинов

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова кызыклы видео куйган. «Илдар алмагач утырттым дигән була. Әчелеге…

Сезнең арада бакча караучылар күп бит, берәр киңәш берегез әле, зинһар, газондагы чүп белән ничек көрәшәсез? Бер кат йолкып чыктык, ун көндә тагын да зуррак булып үсеп чыкканнар», — дип тә язган ул.

Видеода Гүзәл алмагачтагы кып-кызыл, әмма вак алмаларны тотып карый.

«Нәрсә утырттың син, җаным? Мондый алмагач утыртмыйлар бит инде», — ди ул.

Илдар ашап карарга тәкъдим итә. Гүзәлнең алманы кабуы була, авызын бөрештереп тә ала.

«Бәлки өлгермәгәндер», — дип аптырый Илдар.

«Ничек өлгермәсен, кып-кызыл булып утыра бит», — ди Гүзәл.

«Детокс», — дип шаярта Илдар.

«Әллә декоратив алма инде», — ди аптыраган Гүзәл.

«Минем бар шундый декоратив алма, тик аның яфраклары да кызыл», — дип комментарий калдырган берәү.

Инстачылар бу алманың беренче кырау төшкәч тәмләнүен, шул алмадан бөтен килеш ясалган кайнатма бик тәмле булачагын да язганнар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100