Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: «Ә сезгә минем күлмәкләрем ошыймы?»

Җырчының күпчелек сәхнә күлмәкләренең дизайнеры бер үк кеше икән.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова: «Ә сезгә минем күлмәкләрем ошыймы?»
https://vk.com/urazova_official

«Күлмәкләремнең эстетикасы дизайнер Алинә Бәдретдиновадан. Ә сезгә минем күлмәкләрем ошыймы? Матурмы?» — дип сораган ВКонтакте сәхифәсендә Гүзәл һәм берничә күлмәгенең фотосыннан торган коллаж тәкъдим иткән.

«Иң шәп күлмәкләр», «Бик матур», «Оста дизайнер, бөтенесе дә килешә», «Сезнең сәхнәдәге һәр чыгышыгыз — сәнгатьнең аерым бер төре. Искиткеч», «Гүзәл, сезнең гәүдәгезгә бәрәңге капчыгы да килешә», — дип бертавыштан хуплаганнар җырчының виртуаль дуслары.

Килешәсезме, чынлап та, татар эстрадасында иң матур, нәфис, нәзәкатьле, затлы, хатын-кыз буй-сынының бөтен нечкәлекләрен ачып бирә торган, шул ук вакытта тыйнак, җыйнак күлмәкләр Гүзәл Уразовада! Шулай ук Илсөя Бәдретдинованың да соңгы еллардагы сәхнә күлмәкләре аерым игътибарга лаек, миңа калса… Тагын кемнең күлмәкләре ошый сезгә?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100