Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова Самирны исенә төшерә: "Хәтта өйгә кайтып җитә алмадык, уң як Болак урамында күрешеп, кочаклашып тордык"

Гүзәл Уразованың улы Самирга бүген дүрт яшь икән.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова Самирны исенә төшерә: "Хәтта өйгә кайтып җитә алмадык, уң як Болак урамында күрешеп, кочаклашып тордык"
Гүзәл үзенең инстаграмында Самирны көткән чагын искә төшереп язган.

"2014 елның 7 марты иде. Гастрольләрдән кайттык, бер көн ялыбыз бар иде. Вакыт булганда УЗИга барып килергә булдым. Кем туасын беләсе килә бит.

Ə Илдар миңа 8нче мартка бүләк эзләп йөри. Ə моныңчы: «Улымны видеога төшерәм», - дип, һәр УЗИга камера күтәреп бара иде. Ə УЗИ аппараты экранында "улым" "кызым" булып чыга иде.

РКБга бардым, УЗИ үттем. Малай диделәр! Илдарга шалтыратам, ул сөенеченнән кычкыра, нәрсә әйтергә белми. Тизрәк бер-беребезне күрәсебез килә. Хәтта өйгә кайтып җитә алмадык. Уң як Болак урамында күрешеп, юл уртасында туктап, машиналардан чыгып, кочаклашып тордык. Əйтерсең, еллар буе күрешмәгәнбез!..

Бу хәлләр әле кичә генә булган кебек иде, бүген инде Самирыбызга 4 яшь!

Улыбыз! Шатлыгыбыз безнең, туган көнең белән! Игелекле, тәүфыйклы бала булып үс! Бәхетле, сау-сәламәт бул! Эллари һәм Кәмилә белән дус булып, туганлык җепләрен өзми, бер-берегезне кадерләп яшәгез. Без сине бик яратабыз!" - дип язган Гүзәл.

Гүзәлнең котлауларына аның инстадашлары да кушыла.


2014 елның 7 марты иде. Гастрольләрдән кайттык, бер көн ялыбыз бар иде. Вакыт булганда УЗИга барып килергә булдым. Кем туасын беләсе килә бит Ə Ильдар миңа 8нче мартка бүләк эзләп йөри. Ə моныңчы: «Улымны видеога төшерәм», - дип, һәр УЗИга камера күтәреп бара иде. Ə УЗИ аппараты экранында "улым" "кызым" булып чыга иде РКБга бардым, УЗИ үттем. Малай диделәр! Илдарга шалтыратам, ул сөенеченнән кычкыра, нәрсә әйтергә белми. Тизрәк бер-беребезне күрәсебез килә. Хәтта өйгә кайтып җитә алмадык. Уң як Булак урамында күрешеп, юл уртасында туктап, машиналардан чыгып, кочаклашып тордык. Əйтерсең, еллар буе күрешмәгәнбез!.. Бу хәлләр әле кичә генә булган кебек иде, бүген инде Самирыбызга 4 яшь! Улыбыз! Шатлыгыбыз безнең, туган көнең белән! Игелекле, тәүфыйклы бала булып үс! Бәхетле, сау-сәламәт бул! Эллари һәм Кәмилә белән дус булып, туганлык җепләрен өзми, бер-берегезне кадерләп яшәгез. Без сине бик яратабыз! #гузельуразова #самирхакимов #уразовадети #уразовакидс

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100