Гүзәл Уразова Россия эстрадасы йолдызы белән бергә җырлаган
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова туган көне уңаеннан "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә концерт оештырды. Ул Чечен Республикасының халык артисты, җырчы Согдиана белән "Нигә генә" җырын татарча-русча җырлады. Әлеге мизгел кергән видеоны җырчы Согдиана Инстаграм битенә урнаштырды.
![Гүзәл Уразова Россия эстрадасы йолдызы белән бергә җырлаган](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2019/1/9/83cf6d29292bb1d83d81bc5b449b9ab926683396c8aff8803f0f1d5e5660.jpg)
"Үзенең тормышын сәхнәсез күз алдына китерә алмаган арстистның иң зур хыялы - тулы зал. Гаҗәеп Гүзәл Уразова өчен бик тә шатмын! Ул туган көнен сольный концерт куеп, тамашачысы белән үткәрә. Котлыйм, кадерлем!" - дип язган Согдиана.
Гүзәл белән дуэт итеп җырлаган "Нигә генә" җырын хәзер татарча-русча вариантта тәкъдим итәсем килә. Казан, җылы каршы алганың өчен рәхмәт!" - дип язган Согдиана.