Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: «Пафоссыз, ялтыравыксыз тормыш — менә ул бәхет»

Социаль челтәрләргә йөрәк җимешләре - балалары белән төшкән видеосын урнаштырып, Гүзәл Уразова үзе өчен чын бәхетнең нәрсәдә булуы турындагы фикерләрен язган.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова: «Пафоссыз, ялтыравыксыз тормыш — менә ул бәхет»
Салават Камалетдинов

Кызык, әмма гомернең күп нәрсәләргә башкача карый башлаган чоры була икән. Әлбәттә, кемдер бу хакта иртәрәк уйлана башлый, кемдер соңрак, ә кайберәүләр уйланырга да өлгерми кала, — дигән ул. 

Уйлап карасаң, яшәү мәгънәсе - ул кемнең нәрсәсе яхшырак, кемнең күлмәге матуррак, кемнең «дуслары» күбрәк, кемнең йорты зуррак, машинасы кыйбатлырак ише ваклыкларда түгел. Әле бу исемлекне «ялган бәхет» билгеләре белән әллә никадәр тулыландырырга була. Ялган бәхет дип әйткәнгә аптырамагыз, миңа калса, чын бәхет бәяләп булмаслык кыйммәтләргә нигезләнгән.

Мисал өчен, өстемдәге күлмәгемә «Dolce&Gabbana» дип язылмаса, минем шуннан берәр җирем кителәме? Дус дип йөрткән йөзләгән кеше арасында миңа авыр чакта кул сузганы бер-ике генә булса, дәрәҗәм төшәме? Әгәр өстәлемдә экзотик җиләк-җимеш, уылдык урынына үз бакчамның тәмле алмалары, әниемнең кайнатмалары торса, «кәттә» кешеләр исемлегенә эләгә алмыйммы?

Башкаларга нидер дәлилләргә тырышу, максатыңа ирешү өчен кирәксез, җаныңа ошамаган нәрсәләр алу, эшләү — бәхет түгел. Бәхет — йөрәгеңне тыңлау, стереотиплардан өстен булу һәм кешелеклегеңне югалтмау. Пафоссыз, ялтыравыкларсыз тормыш — менә ул бәхет, — дип яза җырчы.

«Яратам, хөрмәт итәм. Күзләр генә тимәсен гаиләгезгә», «Ак көнләшү белән көнләшәм. Сез менә дигән әни», Исән-сау гына яшәгез» дип матур-матур комментарийлар калдырган җырчының виртуаль дуслары.

Ә менә инстаграм челтәрендәге берничә дусты әлеге фикерне Гүзәлнең үзе язганына бик шикләнгән. Бу матур сүзләрнең чын авторын таләп иткәннәр.

«Мин, сезнеңчә, фикер яза алмаслык кешеме? Казанга журналист булырга килгән кеше бит мин. Язарга җаем чыкса, язам», — дип җавап кайтарган аларга җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100