Гүзәл Уразова әнисенә охшаганмы? - фото
Инстачылар Гүзәлне әнисенең "копиясе" дип язалар.
Җырчы Гүзәл Уразова инстаграмдагы сәхифәсендә әнисен кочаклап төшкән фотосын күрсәтте.
«Əни, рәхмәт яусын барысы өчен дә! Син минем янда булганда мин иң бәхетле кеше. Син һәрвакыт түзем, син һәрвакыт ярдәмчел, син һәрвакыт минем өчен үрнәк. Башта безне, өч баланны, үстердең, хәзер өч оныкны үстерешәсең. Рәхмәт сиңа, Әнием, баш иям синең алдыңда. „Оҗмах аналарның аяк астында“, — диләр. Нинди зур мәгънәгә ия сүзләр. Ходай әниләребезгә озын гомер, бәхет, шатлык бирсен! Беркайчан да бала кайгылары күрергә язмасын аларга. Сез безгә һәрвакыт һәм һәркайда кирәк. Без сезне яратабыз!
Р. S. Без әнигә „әни“ дип эндәшәбез. Ə сез ничек? Əни, әнкәй, инәй, мама…?», дип яза Гүзәл.
Инстачылар бертавыштан Гүзәлне әнисенә охшаткан. «Копия» дип язалар.
Посмотреть эту публикацию в Instagram
Əни, рәхмәт яусын барысы өчен дә! Син минем янда булганда мин иң бәхетле кеше. Син һәрвакыт түзем, син һәрвакыт ярдәмчел, син һәрвакыт минем өчен үрнәк. Башта безне оч баланны устерден,хэзер 3 оныкны устерешэсен. Рэхмэт сина Энием,баш иям синен алдында «Оҗмах аналарның аяк астында», - диләр. Нинди зур мәгънәгә ия сүзләр. Ходай әниләребезгә озын гомер, бәхет, шатлык бирсен! Беркайчан да бала кайгылары күрергә язмасын аларга. Сез безгә һәрвакыт һәм һәркайда кирәк. Без сезне яратабыз! Р.S. Без әнигә «әни» дип эндәшәбез. Ə сез ничек? Əни, әнкәй, инәй, мама...? #гузельуразова #әни #деньматери
Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)