Гүзәл Уразова әниләргә багышлап яңа җыр яздырган
Җырның тулы версиясе социаль челтәрләрдә чыкты.
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова дүртенче баласын тапкач, яңа җыр яздырган. «Балама» җырының сүзләрен Гөлфия Шакирова язган.
Видеода җырчының дүртенче сабые Ариананың матур караватта ятуы, нәни кулы күренә.
«Бу җырны һәрбер әнигә багышлыйм», — дип язган җырчы.
Яңа җыр тамашачылар күңеленә үтеп кергән. Алар бу хакта комментарийлар калдырганнар.