Гүзәл Уразова: «Нәни кызыбызга табиблар вакытлыча климатны алыштырырга киңәш итте»
Җырчы бала коляскасы белән җылы якта йөргән фото куйган.
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов һәм аларның нәни кызлары Ариана Төркиянең Анталья шәһәрендә ял итә.
«Кызыбызга табиблар вакытлыча климатны алыштырырга киңәш итте. Шуңа күрә без Төркиядә.
Илдар үзенең балачагын искә төшереп сөйләде. Ике айлык чагында бик каты авырган булган. Табиблар аны җылы якка алып китәргә киңәш иткән. Сәламәтлеге какшап калырга мөмкин дигәч, әти белән әни Илдарны Кавказга алып чыгып киткән. Илдар дүрт яшенә кадәр Кавказда үскән, 5 яшь тулгач кире Башкортстанга кайтканнар.
Илдар беркайчан да башка авырмаган. Димәк, барысы да дөрес эшләнгән.
Әлеге вакытта Ариана үзен яхшы хис итә», — дип язган җырчы.
Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары нәни Ариананың савыгып кайтуын, гөнаһсыз сабыйга көньяк һавасының шифасы тиюен теләгән.
Кайбер инстачыларны Илдар белән Гүзәлнең башка балаларының кем белән калуы да кызыксындырган.