Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова "лизун" ясарга өйрәтә - видео

Җырчының нәни улы "лизун" дип аталган уенчык сорап йөдәткән.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова "лизун" ясарга өйрәтә - видео
Шимбә көнне иртәнге якта Гүзәл Уразова улы Самир белән "лизун" сатып алырга дип кибеткә киткәнен инстаграмга язган иде.
  

Соңрак алар кибеттән "лизун"ны алып кайтты. Бу уенчык белән уйный башлаганчы, аны ясарга да кирәк икән. 

"Эзли торгач таптык без теге "лизун"ны, аны әле ясыйсы да бар икән! Химия дәресләре искә төште", - дип язган Гүзәл. 

Видео кадрларында җырчының балалары Камилә һәм Самир белән "лизун" ясап караганы сурәтләнгән.  

Өстәл өстенә төрле матдәләр җәеп салынган. Шулай итеп алар уенчыкны үзләре ясап куйган.

Инстачылар язган комментарийлардан аңлашылганча, бу уенчык шактый популяр булып чыкты. Күбесенең балалары шуны сорый икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100