news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова кызына нинди исем кушканын әйтте

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова яңа туган баласына исем вариантларын Инстачылардан сораган иде. Җырчы кызларына нинди исем кушуларын бүген Инстаграм битендә хәбәр итте.

news_top
Гүзәл Уразова кызына нинди исем кушканын әйтте
"Татар-информ" архивы

Һәрбер исем язган кешегә зур рәхмәт. Бик ярдәм иттегез. Без сайлап куйган исемне, күпләр булмаса да, язучылар шактый булды. Бергәләп тагын уйлаштык.

Кызыбызга Ариана дип исем куштык! Безнең кечкенә кызыбыз — Ариана Илдаровна!» — дип язган Гүзәл Уразова.

Тамашачылар да җырчыны котлаган: «Бәхетле бала булып үссен, әти-әнисенең бәхете, горурлыгы, шатлыгы булсын», «бик матур исем», «мөселман исеме үк булмаган», «котлыйбыз, исән-сау булыгыз», тәүфыйклы бала булып үссен», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар