news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова кызы Камилла белән җыр яздырып, клип төшергән

Клипта җырчының ире Илдар Хәкимов та катнаша.

news_top
Гүзәл Уразова кызы Камилла белән җыр яздырып, клип төшергән
Салават Камалетдинов

Гүзәл Уразова кызы Камилла белән җыр яздырып, клип төшергән. Бал кортлары турындагы җырның шигырен Гөлфия Минһаҗева, көен Айдар Юныс иҗат иткән.

Клип бик кызыклы булырга охшаган. Гүзәл Уразова белән Камилла бал кортлары булып киенгәннәр. Клиптагы иң кызык образ — бал ашап, эшләмичә ятучы ата корт образы. Аны Илдар Хәкимов уйнаган.

«Камилла белән беренче уртак иҗат җимешебезне тәкъдим итәбез. Без сезне яратабыз — быз-быз», — дип язган Гүзәл Уразова инстаграмдагы аккаунтына.

Инстачылар бу клипта Камилланың бик тә әнисенә охшавы турында язалар. «Сезгә охшаган, бәхетле булсын», — дигәннәр. «Булдыра, кечкенә артист», — дип мактаганнар.

«Ата бал корты, эшләмичә бал ашап утыра, — дип комментарийлар язганнар Илдар Хәкимов турында. «Әле телефонда уйнап ята ул анда», — дип өстәгән Гүзәл.

Клипны бүген 20.00 сәгатьтә җырчыларның ютуб каналында карап булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар