Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова кайнанасы белән сарымсак алган

Инстачылар сарымсакның файдасы турында язган.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова кайнанасы белән сарымсак алган
«Татар-информ» архивы

Гүзәл Уразова кайнанасы белән сарымсак ташыган видео куйган. Видеода җырчы авылда, халат кигән, яулык ябып куйган.

«Әнинең сарымсаклары уңган. Әле тагын ярты бакча аласы бар, эш көне буена җитә», - ди җырчы, сарымсакларны киптерергә салып.

«Дуслар, сарымсак файдалы бит инде. Әйеме? Нинди чирләрдән файдалы, белсәгез, рецептларын языгыз әле. Бер белешмә булсын кереп карарга», — дип тә язган ул. 

Җырчының виртуаль дуслары сарымсак уңышына шаккаткан. Шулай ук хуҗаларның да уңган, артистның да өлгер булуы турында комментарий калдырганнар.

Әлбәттә, инстачылар файдалы рецептлар белән дә уртаклашкан:

«100 гр суган, 100 гр сарымсак, 100 гр керән тамыры кирәк. Барысын бергә иттарткычтан чыгарырга, 300 гр бал салып болгатырга. Төшке аш вакытында 1 аш кашыгы кабарга. Бөтен вируслардан ярдәм итә. Ковидтан гел шуны кулланабыз»;

«4-5 теш сарымсакны термоска салып, өстенә кайнаган су агызып төнгә калдырасың, иртән бер стакан суын ач карынга эчәсең. Бар нәрсәдән файдалы. Бер атна эчәргә, бер атна ял итәргә.

«Сарымсак буын авыртуыннан бик файдалы! 300 гр сарымсакны блендер белән вакларга, 1 л савытка чистартылмаган үсемлек мае салырга. Ике атнадан соң сөзәргә. Бер атна суыткычта сакларга була. Шул сарымсаклы майны буыннарга сыларга кирәк, төнгелеккә компресс ясарга да була. Әмма майны җылытырга кирәкми, бүлмә температурасында булырга тиеш».



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100