news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: «Кара мунча яхшырак»

Җырчы ире белән мунча турында бәхәсләшкән видеосын куйган.

news_top
Гүзәл Уразова: «Кара мунча яхшырак»
Салават Камалетдинов

Гүзәл Уразова мунча яккан видеосын куйган. Тик мунча миче генә кабынмый. Ире Илдар: «Морҗасын ачмагансыңдыр», - ди. «Морҗа да ачылган, суырмый инде», - ди Гүзәл.

Аннары ул ире Илдар белән кара мунча яхшырак, дип бәхәсләшә. Илдар үзе дә кара мунчаны сагынуын, әмма ак мунча да кирәк булуын әйтә.

Иҗади гаиләнең виртуаль дусларының күбесе кара мунча яратуларын язган:

«Кара мунчаның исе шәп»;

«Кара мунчага җитми инде»;

«Кара мунчалар хәзер юктыр инде ул. Булса да, бик сирәктер. Ак мунча күңелгә рәхәт»;

«Морҗасын ачмыйча гына яксаң, кара мунча була да куя ул»;

«Кара мунча - корымга баткан кара мунча була ул»;

«Кара мунча бик сирәк инде ул хәзер, музей экспонаты кебек»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар