Гүзәл Уразова күпчелек тамашачының күңел халәтенә туры килерлек җыр яздырган
«Йөрәк һаман яшь әле» җыры барлык музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
Гүзәл Уразова күпчелек тамашачының халәтенә туры килерлек «Йөрәк һаман яшь әле» җырын тәкъдим итте.
«Күңел картаймый, күңел гел яшь әле. Бу җыр кемнең күңел хәлатенә туры килә? Сезгә ошадымы, фикерләрегезне калдырыгыз әле. Барлык музыкаль мәйданнарда тыңлагыз, сылтама профильдә һәм сториста», — дип тәкъдим итә премьераны җырчы.
Инстачылар җырның сүзләрен дә ошаткан, җырчының башкару осталыгын һәм күлмәгенең матурлыгын да билгеләп үткәннәр.