Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова Инстаграм турында нәрсә уйлый?

Танылган блогер Әлфия Бәдретдинова Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов белән Гарәп Әмирлекләрендә күрешкән һәм аларны видеога төшереп алган. Әлеге видеоязмада Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова Инстаграм социаль челтәренең зур дөнья булуын һәм замананың яхшы ягы икәнлеген әйтә. “Без үз ягыбыздан булган барлык мөмкинчелекләрне кулланып, сезгә дөрес мәгълүмат бирергә тырышырбыз”, - дип сөйли җырчы.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова Инстаграм турында нәрсә уйлый?

“Безнең инстаграмда 270 мең язылучыбыз бар. Инстаграм челтәре барлыкка килгәндә, без аны уен кебек кенә кабул иткән идек, “язылырга кирәктер, бу бит яхшы, мөмкинлекләр бар бит”, - дип кенә уйлап эшләдек. Чыннан да, ул зур дөнья, шушы инстаграм һәм социаль челтәрләр аркасында күпме халык бергә җыела ала, мәгълүмат белә ала. Бу – зур бәхет. Кемнәр кулланмый – куллансыннар. Бер-беребезгә язылып, бер-беребез турында күбрәк белсәк, шуннан да зур бәхет юктыр. Инстаграм – замананың чире түгел, замананың яхшы ягы дияр идем.

Бүгенге көндә социаль челтәрләр дөньяны басып китте дисәм, дөрес булыр. Кызганыч, социаль челтәрләр газета-журналларны күпмедер дәрәҗәдә алмаштыра башлады. Басма китаплар укылырга тиеш. Әмма ләкин моның тагын бер яхшы ягы бар: шушы китапларны без электрон вариантка күчереп, кирәкле җирдә урнаштыра алсак, шулай ук, укучылар күп булачак. Хәзер халыкның вакыты җитми, шул сәбәпле, социаль челтәрләр бик популяр. Кеше тиз генә кайда, нәрсә булганын аңлап ала. Үзем китапларны укырга яратам, язучыларны хөрмәт итәм. Хәзер күбрәк электрон китапларны укыйм һәм үземнең басылган китапларымны да электрон версиясиягә күчерергә уйлап торам.

Барлык мәгълүматны дөрес итеп аңлап, кабул итә белергә кирәк. Сез дип яшибез, сез дип эшлибез. Шуңа күрә, шушы аккаунтларыбызны бергә үстерик. Без үз ягыбыздан булган барлык мөмкинчелекләрне кулланып, сезгә дөрес мәгълүмат бирергә тырышырбыз. Дөньябыз тагын да кызыклырак булсын, бергә очрашып яшик”, - дип сөйли Гүзәл Уразова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100