Гүзәл Уразова инстачыларның еш яза торган сүзләрен әйтте
Җырчы андый сүзләрне укырга күнеккән инде, «тагын языгыз» дигән.
Гүзәл Уразова виртуаль дусларының үзенә язган тәнкыйтьләре һәм өйрәтүләре турында язган.
«Гүзәл, анда барма, моны эшләмә, сиңа килешми. Бу кием сиңа килешми, яулык бәйлә, тапочка кимә! Бу эш синеке түгел, дөрес сөйләмисең, дөрес пешермисең! Балаңа дөрес исем кушмагансың. Синдә генә инде бала. Тавышы юк, җырлый белми, фонограммага җырлый, сикерә-сикерә бии. Һәм башкалар», - дип язган җырчы.
«Бу сүзләрне миңа еш язалар. Ә, ярар, языгыз-языгыз», - дип тә өстәгән ул.
Җырчының яраткан тамашачылары тынычландырырга тырышкан. Алар бу сүзләрне көнләшүче, бәхетсез, эшсез кешеләр язып утыра дигән фикердә.