Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова булачак ире «яратам» сүзен әйтә белми дип уйлаган

Җырчы гаилә фотосын куйган һәм егет-кыз чакларын исенә төшергән.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова булачак ире «яратам» сүзен әйтә белми дип уйлаган
Салават Камалетдинов

Җырчы Гүзәл Уразова: «Сезгә яраткан кешегез танышканнан соң күпме вакыт узгач „яратам“ дип әйтте?» — дип сорап язган.

«Мин башта Илдар ул сүзне әйтә белми дип уйлый идем. Яңа ел алдыннан миңа тәкъдим ясаганда беренче тапкыр „Яратам! Гомерлеккә минеке бул әле!“ — диде⁣. Аллага шөкер, хәзер гел яратып, мактап, комплиментлар гына әйтеп тора. Мин эрим дә китәм инде. Җылы сүз — җан азыгы дип юкка гына әйтмәгәннәрдер», — дип яшь чакларын искә алып, бүгенгесен дә бәян иткән җырчы.

Җырчының виртуаль дуслары да үз хатирәләрен барлаган:

«47 елга ике тапкыр, анысы да: „Син мине яратасыңмы?“ — дип сорагач кына әйтте. „Яратмасам, йөрмәс идем“, — диде. Гомер буе миннән башканы күрмәде. Эшкә озатты, каршы алды»;

«Танышканнан соң өч ел узгач. Хәзер унбиш ел бергә яшибез. Көн саен әйтә»;

«Танышкач, бер айдан соң яратам дип әйтте. Хәзер 20 ел торабыз, әйткәне юк. „Яратасыңмы?“ — дисәм, „Яратмасам, дүрт бала булмас иде“, — ди»;

«Гел әйтеп торгач, тәме китә бит аның»;

«Бер айдан соң: „Мин сине яратам, ахры“, — диде».

Инстачылар иҗади гаиләгә соклануларын, үрнәк булуларын язганнар һәм бәхет теләгәннәр.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сезгә яраткан кешегез танышканнан соң күпме вакыт узгач: "Яратам!" - дип әйтте? ⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀ Мин башта Ильдар ул сүзне әйтә белми дип уйлый идем ?. Яңа ел алдыннан миңа тәкъдим ясаганда беренче тапкыр : "Яратам! Гомерлеккә минеке бул әле!"- диде❤️?⁣. Аллага шөкер хәзер гел яратып, мактап, комплиментлар гына эшләп тора. Мин эрим дә китәм инде ??❤️Җылы сүз җан азыгы дип юкка гына әйтмәгәннәрдер! ⁣ Рәхмәт матур фотолар өчен @knopikovaekaterina? ? #гузельуразова #ильдархакимов #элларихакимова #камиллахакимова #самирхакимов #семья #татарскиепесни #татарскаяэстрада

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100